- элмәк
- 1. Бауның, җепнең һ. б. ш. очларыннан тартып тыгызларлык, кысарлык итеп бәйләнгән бер өлеше. Кошларны, вак җәнлекләрне аулау өчен булган, бер өлеше кысылып тыгызланырлык итеп бәйләнгән бау; тозак 2. Берәр әйбергә, сапка беркетелгән, кулга киярлек итеп ясалган бау чыбыркы элмәге 3. Бантлап бәйләнгән төен 4. Йомык яки ярым йомык кәкре рәвешендәге әйләнмә хәрәкәт һәм шул хәрәкәт нәтиҗәсендә килеп чыккан йомык яки ярым йомык сызык. Һавада баш аша әйләнеп элекке хәлгә кайтудан торган акробатик сикереш. Хайван эзләре (күбрәк куян эзләре тур.) 5. Киемдә сәдәф, запонка һ. б. ш. белән төймәләү өчен уеп, кисеп ясалган тишек. Каптырма, сәдәф һ. б. ш. ны эләктереп кую өчен тегеп яки үреп ясалган бау. Чалбар биленең янбашлар турысына билбауны (каешны) аркылы үткәрү өчен тегелгән тукыма кисәге 6. Киемне элеп кую өчен аңа тегелгән элгеч
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.